Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Татарстанның барлык мәчетләрендә халыклар бердәмлеге турында вәгазь укылачак
Имамнар үз чыгышларында татар халкының мөһим бурычы – мәдәни һәм тарихи хәтер булган туган телне саклау турында искә төшерәчәк.
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 ноябрьдә, Татарстанның барлык мәчетләрендә җомга намазларында дәүләт бәйрәменә – Халыклар бердәмлеге көненә багышланган вәгазьләр укылачак.
Имамнар мәхәллә әһелләрен халыкларның эчке хәвефкә каршы бердәм көрәшне символлаштыра торган әлеге истәлекле көн белән тәбрик итәчәк һәм мөнбәрләрдән халыклар бердәмлеге һәм дуслыгының, Россия территориясендә татулыкны һәм тынычлыкны саклауның әһәмияте турында үгет-нәсыйхәт сүзләре яңгыраячак.
Моннан тыш, имамнар үз чыгышларында татар халкының мөһим бурычы – милләтне берләштерү үзәге булган, төп милли үзбилгеләнү, мәдәни һәм тарихи хәтер булган туган телне саклау турында искә төшерәчәк.
Халыклар бердәмлеге көне – Россия дәүләт бәйрәме. 2005 елның 4 ноябреннән билгеләп үтелә. Бу көн татарстанлылар өчен аеруча истәлекле, чөнки Татарстан Республикасында күп еллар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату гомер сөрә.
Татарстанда 1500 артык мәчет эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз