Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртәгә Татарстанга Россиянең аграр министры килә
Елена Скрынник Тукай районына сәфәре барышында “Чаллы-Бройлер”, “Кама беконы” ҖЧҖ булырга, премикслар җитештерү заводында, селекция үзәгендә һ.б. булырга планлаштыра
(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Иртәгә Татарстанга РФ Авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынникның килүе көтелә. Аграр министр республиканың Тукай районына сәфәре барышында “Чаллы-Бройлер”, “Кама беконы” ҖЧҖ булырга, премикслар җитештерү заводында, селекция үзәгендә һ.б. булырга планлаштыра. Объектлар белән танышканнан соң, Тукай районы хакимияте бинасында Россия министры, Татарстан җитәкчеләре катнашында ит җитештерү тармагын үстерүгә багышланган пленар утырыш узачак.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, Татарстан узган ел “2008-2012 елларга ТР авыл хуҗалыгын үстерү” максатчан программасы буенча төп күрсәткечләрне үтәүгә ирешкән. 119 млрд. сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Аерым алганда, 413 мең тонна терлек һәм кош ите, 1 млн. 910 мең тонна сөт, 4,4 млн. тонна ашлык, 1,5 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере, 1,9 млн. тонна бәрәңге, 304,9 мең тонна яшелчә җитештерелгән. Бүгенге көндә Россиядә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең якынча 5 проценты Татарстан өлешенә туры килә. Узган ел инвесторлар арасында “Агросила групп”, “Кызыл Шәрык -Агро”, “Алтын Башак”, “ВАМИН-Татарстан”, “Ак Барс” ХК, “Союз-агро”, “Чиста кыр” , “Кулон” җәмгыятьләре аеруча зур нәтиҗәләргә ирешкән. Хуҗалыкларга килгәндә, 2009 елда Кукмара районының Вахитов исемендәге, “Урал”, Алексеевски районының “Родина”, Әтнә районының Ленин исемендәге, Балтач районының “Татарстан”, “Борбаш”, Апас районының “Ибраһимов и К”, Тәтеш районының “Колос”, Чүпрәле районының “Чынлы”, Ютазы районының Тукай исемендәге, Питрәч районының “Кощаково”, Актаныш районының Нур Баян исемендәге хуҗалыклары югары икътисади күрсәткечләр биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз