news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Көндез һәм кич республикада урыны белән секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил булы ихтимал.

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә, 6 юньдә, Татарстанда төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көннең икенче яртысында һәм кич яшенле яңгыр, шулай ук көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә исүче көчле җил көтелә.

Татарстан синоптикларының беренчел фаразлары буенча, һава шартлары начарлану үзәге Көнбатыш Себергә туры килгән циклон йогынтысына бәйле.

Төнлә 10 градус җылы, ә көндез +23, +28 градус җылы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot