news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

19 июньдә төш вакытыннан алып, кичке сигезгә кадәр республикада һава шартлары бозылачак.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

19 июньдә төш вакытыннан алып, кичке сигезгә кадәр республика территориясендә яшенле яңгыр явачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, көчле җил вакытында реклама такталары, вывескалар, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Автомобильләрне зур агачлар янында калдырмау хәерле. Шулай ук йорт диварлары буенда яки җәмәгать транспорты тукталышларында көчле җилдән ышыкланырга киңәш ителми. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100