Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә
Республика синоптиклары һава торышы шартлары бозылуы турында кисәтә.
(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Чәршәмбе, 22 августта, Татарстанда һәм Казанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшенле яңгыр төнлә һәм көндез секундына 15 – 20 метрга кадәр (Татарстан башкаласында 15 — 18 метрга кадәр) көчәючән җил белән фаразлана. Иртән һәм көндез көчле яңгыр, көндез урыны белән боз булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз