news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил көтелә

Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр җитәчәк.

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил көтелә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 августта, Татарстанда һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез һәм кич урыны белән республика территориясендә һәм Казанда яшенле яңгыр яварга, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Моннан тыш, урыны белән боз явачак.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, синоптиклар атна ахырында Татарстанда +29 градуска кадәр җылытачак дип фаразлаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot