news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда яшен һәм көч җил көтелә

Төнлә һава температурасы +7..+12 градус булачак, көндез термометр баганалары +14 ..+19 градуска кадәр күтәреләчәк.

Иртәгә Татарстанда яшен һәм көч җил көтелә
архив

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Иртәгә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда бераз яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба секундына 17 метрга кадәр тизлектәге җил булыр дип фаразлана.

Төнлә һава температурасы +7..+12 градус булачак, көндез термометр баганалары +14 ..+19 градуска кадәр күтәреләчәк.

  • Элегрәк бу атна башында Татарстанга яңгырлар һәм салкыннар киләчәге хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot