news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда яшен булуы ихтимал

Республика территориясендә көчле җил көтелә.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан Республикасы территориясендә көннең икенче яртысында һәм кич яшенле яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

12 сентябрьдән 13нә каршы төндә көньяк-көнбатыштан 27 метр тизлектә җил булачак дип хәбәр ителә, көндез җил секундына 21 метр тизлектә исәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot