Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртәгә Татарстанда урыны белән яңгырлар һәм яшен фаразлана
Яшенле яңгыр яуганда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
(Казан, 13 август, “Татар-информ”). Иртәгә, 14 августта төнлә һәм көндез урыны белән яшен көтелә, ул чакта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрны тәшкил итәргә мөмкин, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.
Татарстанда 14 августта алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр, яшен фаразлана. Җил көнбатыштан исәчәк. Төнлә +10.. +15 градус, көндез +20.. +25 градус җылы булачак.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 15 августта республикада явым-төшемнәр көтелми. Төнлә +11.. +16, көндез +22.. +27 градус җылы булачак.
16 августта алмашынучан болытлы һава фаразлана. Төнлә урыны белән яңгыр, көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитү куркынычы бар. Төнлә һава температурасы +11.. +16, көндез +25.. +30 градус булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз