news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда томан көтелә

5 октябрьдә һава температурасы көндез +10 градуска кадәр җылыначак.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 5 октябрьдә, Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә минималь һава температурасы +4 — +6 градус булачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Һава температурасы +10 градуска җитәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot