news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда суд приставлары гражданнарны кабул итәчәк

Чараның максаты – суд приставлары хезмәтенең халык өчен үтемлелеген арттыру, суд карарлары үтәлеше буенча юридик ярдәм күрсәтү.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Россия Федерациясе Суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә гражданнарны кабул итү көне узачак. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд приставлары халык сорауларына 14 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр идарәнең үзендә (Яхин урамы, 3 нче йорт) һәм структур подразделениеләрендә (суд приставлары район бүлекләре) җавап бирәчәк.

Гражданнарга башкарма производствоны, сорау алуны оештыру, бурычлыларны эзләү, милкен сату, суд эшчәнлекләре тәртибен тәэмин итү, хокукый тәэминат, халык мөрәҗәгатьләре буенча эшләүче белгечләр консультацияләр бирәчәк.

Халык белән очрашуда Суд приставларының ТР буенча идарәсе җитәкчесе – республиканың баш суд приставы вазифаларын башкаручы Игорь Безуевский һәм аның урынбасарлары катнаша.

Әлеге чара суд приставлары хезмәтенең халык өчен үтемлелеген арттыру, суд карарлары үтәлеше буенча юридик ярдәм күрсәтү өчен оештырыла.

Кабул ителүгә алдан (843) 221-38-57 номеры буенча язылырга була. Үзең белән паспорт алу кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot