news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда республика күләмендә Агач утырту көне була

Көрәкләр һәм үсентеләрне акция буласы урында бирәләр.

Иртәгә Татарстанда республика күләмендә Агач утырту көне була
Айгуль Идиятуллина

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 5 октябрьдә, Татарстанның барлык районнарында Агач утырту көне үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр 1,5 миллион төп агач: гадәти нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гадәти миләш үсентеләре һ.б. әзерләп куйган.

Акция Казан янындагы өч мәйданчыкта: Биектау районының Сосновка һәм Колсәет авыллары һәм Питрәч районы Иске Шигали торак пункты тирәсендә узачак. Агач утыртуга Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре дә кушылырга җыена.

Акция 10:00 сәгатьтә башлана. Көрәкләр һәм үсентеләр акция буласы урында өләшенәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100