Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртәгә Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә
Көндез һава температурасы +15...+20 градус җылы булачак.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 апрельдә, Татарстанда төньяк циклон хакимлек итәчәк. Атмосфера фронты узганда, урыны белән яңгырлар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Тәүлекнең караңгы вакытында термометр баганалары +1 градуска кадәр төшәчәк. Көндез республика территориясенең күпчелек өлешендә +15...+20 градуска кадәр җылы була.
25 апрельдә Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрешләр кичермәячәк. Бераз яңгырлар булачак. Төнлә һава температурасы +3 градус, көндез +14...+19 градуска кадәр җылы булачак.
26 апрельдә көннәр чагыштырмача салкынайтачак. Көндез һава температурасы +10...+15 градустан артмаячак.
Ял көннәрендә һава торышы үзгәрүчән булачак. 27 апрель, шимбә төнендә термометр баганалары нульгә кадәр төшәчәк. Тәүлекнең якты вакытында +14...+19 градуска кадәр җылы көтелә. Шул ук вакытта явым-төшемнәр аз булачак.
Якшәмбе көнне атмосфера фронты яңгырлар китерәчәк. Көндез һава температурасы +11...+16 градустан артмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз