news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда кисәтү системаларын тикшерәчәкләр

Тикшерүләр Гражданар оборонасы буенча бөтенроссия штаб күнекмәсе кысаларында башкарыла.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда гражданнарны кисәтү системаларын тикшерәчәкләр. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 һәм 2 октябрьдә Гражданнар оборонасы бөтенроссия штаб күнекмәсе барышында республикада төбәк, җирле һәм локаль телдән кисәтү системаларны тикшерәчәкләр. Шулай ук гадәттән тыш хәл килеп чыгу яки янау буенча да экстрен кисәтү системасына комплекслы тикшерү булачак.

Иртәгә, иртәнге тугыздан 10.20 сәгатькә кадәр Казанда һәм Югары Ослан районында “ИДИС” буенча: “Игътибар” Халыкны кисәтү системасын тикшерү бара” хәбәре яңгыраячак.

Шул ук көне иртән тугыздан унга кадәр Казанда һәм барлык районнарда РСУ-300 телдән кисәтү системасы шундый ук хәбәр тапшырачак.

Шулай ук 9.30 дан 10.30 сәгатькә кадәр зур җитештерү объектлары персоналын да кисәтәчәкләр. Тугызда “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы һәм FM диапазоны радиостанцияләре трансляцияләре туктатылачак.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарга тынычлык сакларга һәм хәбәрләрне игътибар белән тыңларга киңәш итә. Янау дәрәҗәсен аңлау, гражданнар оборонасы сигналларын белү һәм гадәттән тыш хәл вакытында дөрес гамәлләр сезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калырга ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100