news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда - көзге матур көн

26 сентябрь төнендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал

  (Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда җылы көзге һава торышы саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә температура 4-9 градус җылы булачак. Көндез температура 16-21 градус җылы. 26 сентябрь төнендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал, температура 5-10 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Татарстан башкаласында төнлә 4-9 градус җылы, көндез 17-20.

news_right_1
news_right_2
news_bot