news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда көрәш буенча дөнья чемпионаты башлана

Ир-атлар арасында абсолют батырга автомобиль бирәчәкләр.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). 24-27 июньдә Татарстанда билбаулы көрәш буенча ир-атлар арасында дөнья чемпионаты һәм яшүсмерләр арасында дөнья беренчелеге узачак.

Турнирда 25 илдән 200гә якын спортчы катнашачак. Ир-атлар 11 үлчәү категориясендә һәм яшүсмерләр 9 категориядә дөнья чемпионы исеме өчен көрәшәчәк. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир-атлар арасында абсолют авырлык категориясендә җиңүче автомобильгә ия булачак.

Беренчел ярышлар 26 июньдә 11:00 сәгатьтә Саба муниципаль районының «Саба Арена» спорт комплексында була. Ир-атлар арасында тантаналы чаралар һәм финаллар шул ук көнне кичке сәгать сигездә Миңгәр авылының традицион ачык мәйданчыгында була.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot