Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртәгә Татарстанда көчле җил һәм юлларда бозлавык булачак
Көчәйгәндә җил тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 мартта, Татарстан территориясендә һәм Казанда көньяк-көнбатыштан исә торган көчле җил булуы көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Җил тизлеге көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Республика юлларында бозлавык, урыны белән көчле бозлавык булуы күзәтелә.
9 мартта республикада болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар һәм яңгыр явачак. Аерым районнарда буран, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 20 метрга кадәр тизлеккә җитәр дип көтелә. Температура төнлә -2..- 7 градус, көнчыгышта -10 градус, көндез -1,.+4 градус булыр дип фаразлана.
10 мартта Татарстанда көндез аязучан болытлы һава торышы саклана. Юеш кар һәм яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан исә, тизлеге урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр булуы ихтимал. Минималь һава температурасы төнлә -4..+ 1 градус, көндез максималь һава температурасы -1,.+4 градус булыр дип фаразлана.
Төнлә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем күзәтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана. Төнлә минималь һава температурасы -11..-13 градус булачак.
Көндез явым-төшемсез аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Көн ахырында һәм кичен бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан салмак (көчәйгәндә 15 метрга кадәр), максималь һава температурасы -2..-4 градус булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз