news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда Идел елгасы аша ике боз кичүе ачылырга тиеш

4 гыйнвардан Аракчино – Югары Ослан һәм Яшел Үзән – Түбән Карамалы маршрутлары буенча Идел елгасы аша машиналарга хәрәкәт итәргә ярый.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). 4 гыйнварда Татарстанда тагын ике боз кичүе эшли башлый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

3 гыйнварда Аракчино – Югары Ослан һәм Яшел Үзән – Түбән Карамалы маршрутлары буенча Идел елгасы аша ике боз кичүенең техник халәтен тикшерделәр. Кече үлчәмле суднолар дәүләт инспекциясе һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кичүләрнең әзерлеген, бозның калынлыгын һәм барлык тиешле шартларны күз уңыннан үткәрде.

Әлеге урында бозның калынлыгы 25-35 сантиметр тәшкил итә, бу авырлыгы 2 тоннадан артмаган автомобильләргә боздан хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә.

Иң беренчеләрдән булып Аракчинодан алып Югары Осланга кадәрге боз кичүен тикшерделәр. Кичүнең озынлыгы 3200 метр тәшкил итә. Ул Казаннан Югары Осланга кадәр булган араны 50 чакрымга кыскартырга мөмкинлек бирә.

Кичүдә хәрәкәт – ике яклы, бер полосаның киңлеге – 20 метр. Биредә җылыну пункты һәм контроль-үткәрү пункты бар, андагы махсус хезмәткәр кичүдәге хәлне күзәтеп тора.

Шуннан соң белгечләр Яшел Үзән районындагы боз кичүен (Яшел Үзән – Түбән Карамалы) карады. Биредә шулай ук бернинди хилафлык табылмады. Аннары боз кичүендә гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча күнегүләр үткәрелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100