news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда буран һәм көчле бозлавык булачак

Көндез дә, төнлә дә көнбатыштан җил исәчәк.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Дүшәмбе, 22 ноябрьдә, юлда буран һәм бозлавык булачак.

Көндез дә, төнлә дә көнбатыштан җил исәчәк. Тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе синоптиклары көчле бозлавык фаразлый. 

Татарстан юлларында хәл катлаулы булырга мөмкин, игътибарлы һәм сак булыгыз, дип кисәтә метеорология үзәге.

news_right_1
news_right_2
news_bot