news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда буран, бозлавык һәм томан көтелә

Республиканың кайбер районнарында бозлы яңгыр яварга, юлларда кар көртләре хасил булырга мөмкин.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда буран, бозлавык һәм томан көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

5 декабрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә яңгыр, юеш кар, ә кайбер районнарда бозлы яңгыр явачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шулай ук буран, томан һәм бозлавык хакында кисәтә. Юлларда кар көртләре хасил булырга мөмкин.

Казанда төнлә юеш кар, урыны белән бозлы яңгыр явачак. Көндез Татарстан башкаласында юеш кар көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шулай ук төнлә Казанда урыны белән бозлавык, томан булачагы, көндез буран чыгачагы хакында хәбәр итә.

Республикада җилнең тизлеге секундына - 15-20, ә Казанда 15 метрга җитәргә мөмкин.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100