news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда болытлы һава торышы булачак

Төнлә кар явачак, аерым районнарда буран булырга мөмкин.

Иртәгә Татарстанда болытлы һава торышы булачак

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 мартта, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар явачак, аерым районнарда буран булырга мөмкин. Көндез урыны белән бераз кар явачак.

Көнбатыштан талгын җил исәчәк. Юлларда кабат бозлавык булачак, дип билгеләп үтә метеорологлар.

Һава температурасы төнлә -11дән -16 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава -5, -10 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot