Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә Татарстанда бераз салкынайта
Төнлә 3-8 градус салкын булачак, ә аязганда – 10-15 градуска кадәр
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә респбликада төнлә һәм иртән томан булачак, күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак тәшкил итәргә мөмкин. Аязучан болытлы һава, төньяк районнарда бераз кар явачак, юлларда – бозлавык.
Төнлә 3-8 градус салкын булачак, ә аязганда – 10-15 градуска кадәр. Иртәгә көндез 0-5 градус салкын булуы көтелә.
Казанда аязучан болытлы һава, бераз кар яварга мөмкин. Төнлә температура 5-8 градус салкын булачак. Көндез - 1-3 градус салкын.
1 март төнендә республикада болытлы һава, явым-төшем көтелми. Температура 6-11 градус салкын, аязганда – 16 градуска кадә салкын, юлларда – бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз