news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда һава торышы: юеш кар явачак

10 октябрьдә Казанда явым-төшемнәр көтелми.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Иртәгә Татарстанда урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын. Төнлә 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булачак. Ә көндез исә 8 градуска кадәр җылы булуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

10 октябрь көнне Казанда явым-төшемнәр көтелми. Төнге температура 0дән 2 градуска кадәр җылы булачак. Ә көндез 4-6 градус җылы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100