news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда һава торышы: синоптиклар томан һәм бозлавык булачагын кисәтә

24 октябрьдә көндез республиканың көнчыгыш өлешендә бераз кар һәм яңгыр явуы көтелә.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 октябрьдә, синоптиклар фаразы буенча, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, төнлә явым-төшемнәр булмый, республиканың кайбер районнарында томан төшәчәк. Көндез республиканың көнчыгыш өлешендә бераз кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын.

Төнге сәгатьләрдә термометр 2-7 градусов салкынны күрсәтәчәк, аязганда 9 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез һава температурасы 5 градуска кадәр җылыначак. Төнлә һәм иртән юлларның кайбер урыннарында бозлавык булуы көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100