Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртәгә Татарстанда +35 градуска кадәр эссе булуы көтелә
Республикада аномаль җылы һава торышы саклана.
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дүшәмбе көнне, 17 майда, Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак.
Көндез термометрның терекөмеш баганасы +30, +35 градуска кадәр күтәреләчәк. Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +17, +22, түбәнлектә урнашкан районнарда +16 градус тәшкил итәчәк.
14 һәм 15 майда Казанда 120 ел элеккеге температура рекорды куелган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз