news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда 32 градус җылы булачак

Республикада явым-төшемнәр көтелми.

Иртәгә Татарстанда 32 градус җылы булачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Иртәгә, 11 майда, Татарстанда 32 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

11 майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, көндез +27..+32 градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot