news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда 29 градус җылы

Казанда көндез температура 26–28 градус җылы, ә Татарстан буенча температура 24–29 градус тәшкил итәчәк

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә аяз һава, явым-төшем юк.
Казанда көндез температура 26–28 градус җылы, ә Татарстан буенча температура 24–29 градус тәшкил итәчәк.
22 июньгә каршы төндә Татарстанда аяз һава көтелә. Температура 10-15 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.
21 июньдә республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында урманнарда янгын чыгу куркынычы югары, дип кисәтә синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot