news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда 19 градус җылы булачак

Республика территориясендә явым-төшемнәр көтелми.

Иртәгә Татарстанда 19 градус җылы булачак
Владимир Васильев

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 октябрьдә, Татарстан территориясендә коры һәм җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан-болытлы һава көтелә. Явым-төшемнәр фаразланмый. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк.

Төбәктә төнлә һава температурасы +3..+8 градус җылы булачак. Көндез һава температурасы +14, +19 градуска кадәр җылыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100