news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда 17 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Төнлә температура +2..+7 градуска кадәр төшәчәк.

Иртәгә Татарстанда 17 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Владимир Васильев

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 сентябрьдә, Татарстанда бераз яңгыр яву ихтимал. Һава температурасы 12-17 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Алмашынучан-болытлы һава торышы була Төнлә урыны белән бераз яңгыр көтелә», диелә хәбәрдә.

Көндез явым-төшем булу ихтималы аз. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк.

Төнлә температура 2-7 градус җылы була, кайсыбер районнарда кырау төшү ихтималы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100