news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда -10 градус булачак

Урыны белән томан төшүе көтелә.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 17 гыйнварда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Урыны белән бераз кар, томан көтелә. Җил тотрыксыз, талгын. Юлларда бозлавык саклана.

Һаваның температурасы төнлә – -7..-12, көндез -5..-10 градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot