news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстан синоптиклары 7 градус салкын вәгъдә итә

Бүген төнлә Татарстанда 10-13 градус салкын

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы көн, явым-төшем көтелми. Бүген төнлә Татарстанда 10-13 градус салкын. Казанда көндез 5-7 градус, гомумән республика буенча 3-7 градус салкын булачак.
Шимбәгә каршы төндә республикада 9 градустан 14 градуска кадәр салкын, урыны белән 19 градус салкын булуы көтелә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot