news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышы узачак

Төп доклад белән тармак министры Гадел Вафин чыгыш ясаячак.

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы 2017 елгы эшчәнлегенә йомгак ясый. Узган елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышы Универсиада авылында узачак.

Төп доклад белән тармак министры Гадел Вафин чыгыш ясар дип көтелә.

Искәртеп үтик, узган ел Татарстанда сөяк-буын авыруларына каршы көрәш елы буларак үтте. Бу елның министр ир-атлар сәламәтлегенә багышлануын әйтте. Ул журналистларга матбугат очрашуында ир-атларның үз сәламәтлегенә бик битараф, ваемсыз мөнәсәбәттә булуларын билгеләп узды.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100