news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә "Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль символлары" китабы тәкъдим ителә

Тәкъдим итү "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында сәгать 14тә оештырыла. Гаммәви массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

 (Казан, 7 декабрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 8 декабрь, җомга көнне, 14.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль символлары" китабы тәкъдим ителәчәк. 

Чарада ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү Институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, аның урынбасары Фәрит Ялалов, Энциклопедия Институтының энциклопедистика үзәге җитәкчесе Рафаил Шәйдуллин катнаша.

Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта pr@tatar-inform.ru.

Чарадан онлайн-трансляция "Татар-информ" сайтында барачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot