news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстан Республикасында барлык күңел ачу чаралары кичектерелә

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә һәм театр-тамаша учреждениеләренә тиешле күрсәтмәләр җибәрелде.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Россиядә илкүләм матәм көне дип игълан ителү сәбәпле, иртәгә Татарстан Республикасында барлык күңел ачу чаралары кичектерелә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрендә барлык концертлар, спектакльләр һәм башка күңел ачу чаралары кичектерелә. Республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә һәм театр-тамаша учреждениеләренә тиешле күрсәтмәләр җибәрелде.

Шул исәптән, 28 мартка ниятләнгән А.М.Горькийның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар да кичектерелә.

Булмый калган чараларның кайсы көннәргә күчерелүе турындагы мәгълүмат мәдәният учреждениеләре сайтларында өстәмә рәвештә урнаштырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100