news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстан Дәүләт Советы һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары күчмә киңәшмә уздыра

Иртәгә Татарстан Дәүләт Советы һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары күчмә киңәшмә уздыра

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Чулпан Нәбиуллина). Иртәгә Татарстан Дәүләт Советы һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары күчмә киңәшмә уздыра. Алар Казан шәһәренең 2006–2008 елларга хокук бозуларны профилактикалау һәм җәмәгать урыннарында тәртип саклау чараларын көчәйтү Программасына кергән объектларда булачак.

Депутатлар беренче чиратта башкаланың Мусин урамы белән Ямашев проспекты кисешкән урында җәяүлеләр чыгу урыны проекты белән танышачак. Шулай ук, участок милиционерлары, район комиссияләренең балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләү, җәмәгать оешмалары, яшьләр берләшмәсенең А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәге хокук бозуларны профилактикалау буенча эшчәнлеге белән дә танышачаклар. Халык ышанычлылары болардан тыш, Социаль ипотекага төзелүче объектларда да булыр дип көтелә. Очрашулар барышында милиция хезмәткәрләрен материаль–техник база белән тәэмин итү хакында да фикер алышачаклар. Шәһәр яны бакчаларында хокук бозуларны киметү максатыннан күзәтү системасы урнаштыру мәсьәләсе дә күтәреләчәк. Әлеге киңәшмә көндезге сәгать икедә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot