news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстан альпинистларының җәйге фестивале ачыла

Ярышлар Кама Тамагы бистәсеннән ерак түгел генә узачак

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә, Россия көненә туры китереп, Татарстан альпинистларының җәйге фестивале ачыла. ТР Альпинизм федерациясе белән ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы оештыра торган чара 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Кама Тамагы бистәсеннән ерак түгел кыялы ярларда узачак чараларда 200 дән артык кешенең катнашуы көтелә.

Пргораммага спортчылар, өлкән яшьтәгеләр, балалар һәм гаиләләр өчен аерым ярышлар кертелгән. Алар арасында кече яшьтәгеләр өчен Сабантуй, “Фотокросс”, 45 яшьтән өлкәнрәкләр өчен кыя тауга менү һ.б. бар.





news_right_1
news_right_2
news_bot