Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә татар язучысы Гариф Ахуновны искә алу көне
Иртәгә татар язучысы Гариф Ахуновны искә алу көне
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). 4 майда халык язучысы Гариф Ахуновның вафат булуына 5 ел тула. Аны бу көнне туганнары һәм каләмдәшләре искә ала. Ә киләсе атнада Арча әдәбият һәм сәнгать музеенда әдипне искә алу кичәсе узачак.
Музейдагы Гариф Ахуновның тормышына һәм иҗатына багышланган кичәдә әдипнең хатыны, язучы Гөлшаһидә Мәгъсүтова-Ахунова һәм кызы шагыйрә Наилә Ахунова, шулай ук Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары да катнашыр дип көтелә. Музейда әдипкә багышланган экспозиция дә бар. Анда Г.Ахуновның язу өстәле, китап киштәсе, язу машинкасы һәм башка шәхси әйберләре урын алган. Шулар арасында язучы үзе ясаган «Туган авылымда» дигән картина игътибарны җәлеп итә. Арча үзәгендәге язучылар аллеясында Г.Тукай, Г.Бәширов, М.Мәһдиев сыннары арасында Г.Ахуновныкы да лаеклы урын алган.
Гариф Ахуновның тууына быел 18 нче сентябрьдә 80 ел тула. Шул уңайдан Татарстан китап нәшриятына Язучылар берлеге тарафыннан аның истәлегенә багышланган «Яшьнәп үткән гомер» дигән китап та тапшырылган. Китапка 50ләп кешенең танылган язучы турындагы истәлекләре һәм күпсанлы, шул исәптән, гаилә архивыннан алынган, әле беркая да күрсәтелмәгән фоторәсемнәр дә кертелгән. Әдипнең кызы Наилә Ахунова да әтисенә багышлап яңа 5нче китабын бастырып чыгарырга җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз