news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иртәгә татар теленнән Бердәм республика имтиханын 385 укучы бирәчәк
Бердәм республика имтиханы татар теленнән язма тестлар формасында үткәрелә
Скопировать ссылку
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Иртәгә Татарстанда татар теленнән Бердәм республика имтиханын 385 чыгарылыш сыйныф укучысы бирәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Бердәм дәүләт имтиханын оештыру бүлеге белгече Гүзәл Садыйкова хәбәр итте.
БРИ тапшыручылар өчен Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Актаныш, Апас, Арчада, Бөгелмә, Кукмара, Мөслимдә, Питрәч, Теләче һәм Чистайда 18 имтихан тапшыру пункты эшләячәк. Имтиханнар иртәнге сәгать унда башланып, 3 сәгать буе дәвам итәчәк.
Бердәм республика имтиханы татар теленнән язма тестлар формасында үткәрелә. Имтихан өчен тестларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерли.
Рус мәктәпләренең татар төркеме укучылары өчен мәҗбүри имтихан ике төрле формада (традицион һәм бердәм республика имтиханы формасында) үткәрелә.
Традицион форманы сайлаганда, укучыларга сочинение, изложение, диктант тәкъдим ителә. Имтихан төрен укучы үзе сайлый. Текстларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үзе әзерли.
Министрлыктан алынган мәгълүматларга караганда, татар теленнән, татар әдәбиятыннан мәҗбүри имтиханнан тыш, сайлап алу имтиханы да бирергә мөмкин. Ул татар теленнән Бердәм республика имтиханы формасында, әдәбияттан (телдән) билетлар буенча, реферат яклау, әңгәмә формасында да үткәрелергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2