news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә татар теленә багышланган флешмоб узачак

Оештыручылар туган телсез дөньяның нинди булачагын искәртергә тели.

 (Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татар активистлары телләрне саклауга юнәлтелгән яңа чара тәкъдим итә. 3 ноябрь көнне 15:00  – 16:00 сәгатьтә дөнья буйлап "Тынлык сәгате" үтәчәк. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов хәбәр итте.

Активист әлеге чараның митинг булмавын искәртте: “Татар теленең хәзерге хәленә багышланган чараны иртәгә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында үткәрергә тәкъдим итәбез. Төп шарт – бер сәгать буена сөйләшмәскә, тып-тын басып торырга. Теләге булган кешеләр хәтта авызларын яулык белән каплый ала. Әлеге флешмобның оештыручысы юк, аны бер төркем татар яшьләре тәкъдим итте”, - диде ул.

Рәдиф Кашапов әйтүенчә, тынлыкны теләсә-кайсы урында булдырырга мөмкин: “Өйдәме, йә булмаса, эштәме – бу турыда җәмгыятькә аңлатырга кирәк. Әлеге чара турыдан-туры тынлыкта тел хәле турында уйлану булачак. “Тынлык”ны социаль челтәрләрдә туры эфирга чыгарырга мөмкин”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100