news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә "Татар ата-аналары клубы" активистлары балаларга хәрәкәтле уеннар өйрәтәчәк

Очрашу 7 гыйнвар көнне 11 сәгатьтә башлана.

Иртәгә "Татар ата-аналары клубы" активистлары балаларга хәрәкәтле уеннар өйрәтәчәк
Рамиль Гали

 (Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Казанда оешкан "Татар ата-аналары клубы" иртәгә, 7 гыйнвар көнне, сәгать 11 дә "Казан" гаилә үзәге янәшәсендә балалар өчен очрашу уздырып, аларга узган гасырның 30-40нчы елларында балалар уйнаган хәрәкәтле уеннарны өйрәтергә ниятли. Очрашуга һәркем килә ала, ди оештыручыларның берсе, өч бала анасы Айсылу Галиева.

Программада, уеннардан тыш, таудан чана шуу каралган. Оештыручылар катнашырга теләүчеләрне җылы киенергә, термос белән кайнар чәй алып килергә өнди. Гаилә үзәге янында автопарковка барлыгын да искәртә. 

Белешмә өчен: Мәктәпләрдә татар теле дәресләре белән бәйле четерекле вазгыять барлыкка килгәч, Казанда "Татар ата-аналары клубы" инициатив төркеме оешты. Төркемнең максаты - татар гаиләләрендә үсеп килүче балаларга татар телле мохит тудыру, аралашу даирәсен киңәйтү, үзара тәҗрибә алмашу. "Татар ата-аналары клубы" Казанда даими чаралар, балалар өчен һөнәри мастер-класслар оештыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100