news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә тамашачыга “Байгал” фильмының беренче эпизодлары тәкъдим ителә

Презентациядә Владимир Вдовиченковның катнашуы көтелә.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында “Байгал” тулы метражлы нәфис фильмы проекты тәкъдим ителәчәк. Әлеге презентация кинофестиваль программасына кертелгән.

Фильмның режиссеры – Илдар Ягъфәров, сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Фильмда танылган кино һәм театр актеры, Россиянең атказанган артисты Владимир Вдовиченков катнаша. Ул төп рольләрнең берсе булган тикшерүче ролен башкара.

Проект презентациясе вакытында фильмның төшерү төркеме белән очрашу булачак. Презентациядә Владимир Вдовиченковның катнашуы көтелә. Ул – Казан халыкара мөселман киносының хөрмәтле кунагы булачак.

Фильмда картинаның продюсеры, кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова да уйный. Ул төп геройның хатыны ролен башкара.

Авторлар презентациядә тамашачы өчен фильмның 26 минутлык монтажын да тәкъдим итәчәкләр. Бу – эпизодларның беренче мәртәбә күрсәтелүе, дип хәбәр итә социаль челтәрдәге битендә Илдар Ягъфәров.

Искәртеп узабыз. “Байгал” детектив мелодрамасы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2 млн. сум субсидия бүлеп биргән иде. Фильмның премьерасы 2017 елның көзендә булыр дип көтелә.
Презентация Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп мәйданчыгы булган “Родина” кинотеатрында булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100