news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәренә багышланган фестиваль ачыла

Әлеге бәйрәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Иртәгә Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәренә багышланган фестиваль ачыла
https://tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). 30 августта Россиянең Төньяк башкаласында «Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре» кысаларында фестиваль башлана. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Бу турыда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итте.

30 августта 12.00 сәгатьтә фестивальнең рәсми ачылу тантанасы Санкт-Петербург традициясе буенча «Төшке ату» белән башлана. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиллегендә «Яраткан Татарстан» балалар рәсеме конкурсы нәтиҗәләре һәм «Яраткан Татарстан» балалар рәсем күргәзмәсе ачылу була.

8 сентябрьдә Батырлык почмагы һәм «Онытмаска һәм истә тотарга! Советлар Союзы Герое Муса Җәлил» хәтер стенды ачыла.

16-17 сентябрьдә Татарстан китап нәшрияты чыгарган китапларны Санкт-Петербург китапханәләренә тапшыралар.

23 сентябрьдә Ленинград өлкәсенең Дуслык йортында татар мәдәнияте һәм тормыш интерактив музеена экскурсия була.

30 сентябрьдә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә диңгез рәссамнары Игорь Кравцов һәм Илдус Вахитов әсәрләре күргәзмәсе ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100