news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә “Сәламәтлек индустриясе. Казан” 19 нчы халыкара махсус күргәзмәсе ачыла

Күргәзмә кысаларында киң эшлекле программа каралган

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). 15-17 октябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге территориясендә “Сәламәтлек индустриясе. Казан” 19 нчы халыкара махсус күргәзмәсе узачак. Традицион рәвештә күргәзмә кысаларында киң эшлекле программа оештырыла, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Төп чаралар буларак Татарстан Республикасында Франция сәламәтлек саклау көннәрен, “Радиология өлкәсендә федераль илкүләм программаларны тормышка ашыру” халыкара фәнни-гамәли конференциясен, “Онколог көне” Республика фәнни-гамәли конференциясен, “Медицина оешмаларында инфекцион контроль һәм эпидемиологик күзәтчелекне оештыру” Республика фәнни-гамәли конференциясен, Казанның терапевтлар мәктәбе кысаларында “Гастроэнтеролог көне” Республика фәнни-гамәли конференциясен, француз компанияләре вәкилләре белән бизнес-очрашулар һәм семинарларны билгеләп узарга була. Аларда белгечләр сәламәтлек саклау өлкәсендә әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышачак.

Иртәгә, 15 нче октябрь 12 сәгатьтә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгенең 2 нче павильонында күргәзмәнең рәсми ачылышы булачак. 16 нчы октябрьдә Франция делегациясе Республика клиник хастаханәсенә барачак.

Күргәзмә эшендә Россиянең 15 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 100 дән артык компаниянең катнашуы көтелә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 15 тән артык дәвалау учреждениесе үз стендларында килүчеләргә бушлай консультацияләр, диагностика һәм чир үсеше ихтималлыгын билгеләү мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100