Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Иртәгә- сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне
Шул уңайдан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Иртәгә- сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.
“Куллану базарының торышы җәмгыятьнең социаль-икътисади иминлегенең индикаторы булып тора. Татарстан Хөкүмәте төбәк үсешенең мөһим социаль-икътисади шартларын республиканың куллану базарындагы тотрыклылыкта күрә.
Сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү өлкәсе үсешендә кулланучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерү, сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре челтәрен үстерү, товарлар һәм тәкъдим ителә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм ассортиментын яхшырту, тармак предприятиеләренең эш формаларын камилләштерү, халыкка хезмәт күрсәтү культурасын күтәрү өстенлекле бурычлар булып санала.
Сәүдә һәм көнкүреш хезмәтен күрсәтү республика икътисадының мөһим секторы буларак динамик үсеш белән характерлана. Бүген Татарстанның куллану базарында 15 мең ваклап сату предприятиесе, 9 мең җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе эшли. Аларда 300 мең кеше хезмәт куя. Ваклап сату, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү әйләнеше күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында лидер төбәкләрнең берсе.
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан бу һөнәрнең абруен ныгытуга, сатып алучыларга хезмәт күрсәтүне камилләштерүгә, республикада куллану базары үсешенә керткән өлешләре өчен тармак ветераннарына тирән рәхмәтемне белдерәм.
Хөрмәтле сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре хезмәткәрләре! Сезнең тырыш хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз ярдәмендә республика халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерү белән бәйле мөһим социаль бурычларны хәл ителә. Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегезгә иҗади якын килү, хезмәтегездә уңышлыр телим”, - дигән юллар бар ТР сәнәгать һәм сәүдә министры юллаган котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз