news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә «Рубин» һәм «Интер» матчыннан соң шәһәр транспорты кичке 10га кадәр эшләячәк

Шул рәвешле, УЕФА Чемпионнар Лигасы матчын караучылар тыныч кына кайтып китә алачак

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә «Рубин» (Казан, Россия) һәм «Интер» (Италия) УЕФА Чемпионнар Лигасы футбол матчын караучыларны җәмәгать транспорты хезмәте ягыннан тәэмин итү максатында, Үзәк стадион яныннан үтәчәк транспорт расланган график буенча сәгать кичке 10га кадәр пассажир ташыячак. Шул рәвешле, түбәндә санап кителгән транспорт чаралары белән җанатарлар тыныч кына кайтып китә алачак:
- трамвай маршрутлары: 2, 3, 7, 9, 19;
- троллейбус маршрутлары: 1, 4, 7, 10, 17, 18, 19;
- автобус маршрутлары: 2, 5, 6, 10, 10а, 12, 15, 22, 23, 28, 28а, 29, 30, 35, 35а, 37, 47, 51, 52, 53, 56, 63, 67, 68, 72, 74, 74а, 75, 79, 82, 83, 86, 89, 91, 98.

Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте «Татар-информ» аша халыкка хәбәр сала.

news_right_1
news_right_2
news_bot