news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә республиканың иң яхшы балалар тренерларын хөрмәтләячәкләр

Анда ТР 29 спорт мәктәбеннән 35 тренер катнашкан

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә “Иң яхшы балалар тренеры” республика бәйгесенә йомгак ясалачак.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бәйгедә Татарстанның 29 спорт мәктәбеннән 35 тренер катнашкан. Остазларның эшчәнлеге берничә критерий буенча бәяләнгән. Җиңүчеләрне билгеләгәндә шәкертләренең разряд нормативларын үтәве, рәсми ярышларда катнашу буенча нәтиҗәлелеге төп критерийларның берсе булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot