news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә республикада һава торышы: синоптиклар яңгыр һәм юеш кар фаразлый

Көндез республика буенча 3-8 градус җылы булачак.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә республикада һава торышы: яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә, төньяк-көнбатыштан салмак җил дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Бүген төнлә 3 градус салкыннан алып 2 градуска кадәр җылы, көндез 3-8 градуска кадәр җылытачак.

14 октябрьдә Казанда яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә, төньяк-көнбатыштан салмак җил. Төнлә 0-2 градус җылы, көндез - 5-7 градус.

15 октябрь төнендә республика буенча яңгыр һәм юеш кар көтелә, температура 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100