Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Иртәгә Находкада ачылачак Приморье халыклары милли мәдәниятләре фестивалендә татар коллективлары да актив катнаша
^Иртәгә Находкада ачылачак Приморье халыклары милли мәдәниятләре фестивалендә татар коллективлары да актив катнаша
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Иртәгә Приморьеның Находка шәһәрендә шушы төбәктә яшәүче халыкларның милли мәдәниятләре фестивале ачыла.
Приморье татарларының «Дуслык» милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы рәисе Любовь Иосифовна Сермягина хәбәр итүенчә, бу зур мәдәни чарада Приморье губернаторы Сергей Дарькин һәм РФ Президентының Ерак Көнчыгыш федедаль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Камил Исхаков та катнашачак. Фестиваль кунакларын округта яшәүче барлык халыкларның да берәр вәкиле үзләренең осталыкларын күрсәтеп каршы алырга җыена. Приморье татарлары исеменнән кунакларны җырчы Ксения Сермягина «Миләшкәем» җырын җырлап тәбрикләячәк.
Фестиваль шәһәр хакимияте каршындагы зур мәйдан уртасында төзелгән сәхнәдә үтәчәк. Концерт программасында катнашучы үзешчән сәнгать һәм профессиональ артистлар Приморье киңлекләрендә яшәгән халыкларның күпьяклы мәдәнияте белән таныштырачак. Монда һәрбер катнашучы берәр номер белән чыгыш ясый. Владивосток татарларыннан фестивальдә милләттәшебез, профессиональ җырчы Рәисә Волкова катнаша. Ул бик матур милли костюмнар киенеп, үзе татарча такмаклар әйтеп, шушы көйгә милли биюләребезне дә биеп күрсәтәчәк. Шунда ук, параллель рәвештә, төрле халыкларның милли ризыкларыннан төзелгән күргәзмә-дегустация дә эшләячәк. Мондагы павильоннарда Находка халкына һәм кунакларына шәһәрнең славян, әрмән, әзәрбәйҗан, кытай, корея һәм Россиянең башка халыклары белән беррәттән, татар халык ашлары да тәкъдим ителә. Татар ризыкларын күргәзмәгә Находка татарларының аш-су осталары әзерли.
Моннан тыш, шәһәрнең күргәзмәләр үзәге фойесында кулланма сәнгать һәм халык һөнәрләре әйберләреннән төзелгән күргәзмә оештырыла һәм анда иҗат остаханәләре дә эшләячәк. Бу күргәзмәгә Владивосток татарлары әле күптән түгел генә шәһәрнең Суханов исемендәге тарих музеенда бер ай буена барган «Тепло души татарского народа» дип исемләнгән күргәзмәдән экспонатлар алып барачак. Анда декоратив кулланма сәнгать әсәрләре, татар халкының көнкүреш әйберләре, шушы төбәктә яшәүче татар рәссамнарының картиналары, график һәм скульптура эшләре, татар телендәге әдәби китаплар һәм дәреслекләр булачак.
«Находкада мондый фестивальләр даими рәвештә үткәрелеп килә, чөнки бу шәһәрдә милләтара тынычлыкка һәм гражданлык татулыгына аеруча зур игътибар бирелә», - ди Любовь ханым Сермягина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз