news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Милли музей Көлке көнен «Казан Бегемоты» ярминкәсендә билгеләп үтәчәк

Халыкара көлке көнендә Татарстан Милли музее үзенең туган көне уңаеннан үзенчәлекле программа тәкъдим итә.

(Казан, 31 март, "Татар-информ"). Иртәгә, 1 апрельдә, Татарстан Милли музее Халыкара көлке көне кысаларында музейның туган көнен дә билгеләп үтәчәк.

Бу көнне музейга килүчеләрне көн дәвамында "Казан Бегемоты" ярминкәсендә  халык сәнәгате осталары күргәзмәсе сөендерәчәк.

Иң кечкенәләр өчен "Иң, иң, иң!” бәйгесе оештырылачак, теләге булганнар оригами һәм аквагрим буенча осталык дәресләре алачак, шулай ук "Бегемот – тәмлетамак" имбир прәннеген бизәү дә булачак.

Музейда Бегемотлар гаиләсенә багышланган “Flodhäst гаиләсе сере” фильмын төшерүдә катнашырга да мөмкин.

Поэзия сөючеләрне музейга багышланган шигырьләр бәйгесенә көтәләр. Моннан тыш, “Бегемотта кунакта” кинотеатрында совет чоры мультфильмнарын карау мөмкинлеге дә булачак.

Бәйрәмне музейда EthnoArt мәктәбе барабанчылары осталык дәресләре төгәлләячәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100