news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Милли китапханәнең сәнгать бүлегендә Мубайның иҗат кичәсе була

Мубай - «Дөнья яратылышы» халыкара рок музыка фестивалендә Австралия җырчысы Зөлфия Камалова белән чыгыш ясаган иде.

Иртәгә Милли китапханәнең сәнгать бүлегендә Мубайның иҗат кичәсе була
архив / Александр Эшкинин

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). 27 ноябрьдә Татарстан Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә танылган җырчы һәм музыкант, этно-популяр стильдә чыгыш ясаучы Мубайның (Илдар Мөбәрәкшин) иҗат кичәсе була. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мубай тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы, Аксубай егете Илдар Мөбәрәкшин — белеме буенча радиотехник, һөнәре буенча тавыш режиссеры. 2009 елда Казанда үткән «Дөнья яратылышы» («Сотворение мира») халыкара рок музыка фестивалендә Австралия җырчысы Зөлфия Камалова белән чыгыш ясаган иде.

«Беркемне дә кабатламаган, үзенчәлекле тавышка ия җырчы әлеге кичтә татар халык җырларын һәм үзе яраткан җырларны кантри, соул, фанк һәм этно-популяр стильдә башкарачак», диелә хәбәрдә.

Тамаша 17.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot